Баш бит
АКШта — Көньяк һәм Төньяк Дакота штатлары,
Маврикийда — һиндстанлыларның килүе,
Мексикада — вафатларны искә алу,
БМОда — Журналистларга каршы җинаятьләрнең җәзаланмавын бетерүгә багышланган халыкара көне

- 1906 — рәссам Мәэмүн Сутюшев туа.
- 1914 — шагыйрь Нур Гайсин дөньяга килә.
- 1919 — театр һәм телевидение режиссёры, Тукай бүләге иясе Гали Хөсәенов туа.
- 1927 — Казанның 100 дән артык урамына яңа исемнәр бирелә.
- 1944 — Фоат Әбүбәкеров, скрипкачы, Татар академия театры оркестры дирижеры дөньяга килә.
- 1950 — ирланд язучысы Джордж Бернард Шоу бакыйлыкка күчә.
- 1961 — Николай Никольский, этнограф, журналист, Казан университеты профессоры, «Хыпар» гәзитенә нигез салучы туа.
- 1986 — татар җырчысы Филүс Каһиров туа.
- 1999 — татар җырчысы Таһир Якупов вафат була.

Лишайниклар — үзенчәлекле организмнар төркеме. Лишайникларда автотроф фикобиопт (суүсем) һәм гетеротроф микобионт (гөмбә) бердәм симбиотик организм хасил итеп тереклек итә. Шул сәбәпле, ирекле яшәүче суүсемнәрдән һәм гөмбәләрдән алар морфологик, анатомик, физиологик, биохимик, экологик яктан аерылып тора.
Лишайникларның икеле табигатен беренче булып 1867 елда немец ботанигы Симон Швендерер ачыклаган. Хәзерге вакытта лишайникларның 26 000 төре билгеле. Аларны өйрәнүче фән лихенология дип атала.
Микобионт күбесенчә сумкалы гөмбәләргә карый. Кайбер субтропик һәм тропик лишайникларның гына гөмбәсе базидиомицетларга керә.
![]()
Сез беләсезме?

- Татарстанның ярминкәле тарихи Минзәлә шәһәрендә салынган тимер юл күпереннән бер поезд та узган булмады.
- Инкыйлабтан соң Советлар илендә беренче ярминкә Татарстанда ачыла.
- Кэтрин Һепбөрн — дөнья тарихында Оскар бүләгенә иң күп тапкыр лаек булган актриса.
- Алабуга эшмәкәре — «Унике урындык» каһарманнарының берсе Киса Воробьянинов образына прототип була.
- Күзәтелә торган Галәмнең массасын 74% кара энергия, 22% кара матдә, 3,6% галактикалар арасындагы газ һәм 0,4% йолдызлар һәм планеталар тәшкил итә.
- 2010 елда бу шәһәрдә татар хәрбиләренә һәйкәл ачар өчен илнең иң югары җитәкчелеге килгән.
- Бавыр — кеше организмының иң авыр эчке органы.
- Сугыш башлану сәбәпле өзелгән «Шүрәле» балеты премьерасында төп хатын-кыз партиясен Ленинград кызы Нәгыймә башкарырга тиеш була.
- Россиянең шәраб ясаучылары үзләре ясаган эчемлекләргә коньяк һәм шампан исемнәренең кирил язулысын гына вакытлыча урнаштыра ала.
- Казан рәссамы Гиннесс рекордлар китабына космоста шәхси күргәзмәсен оештырган өчен кертелгән.

Ибн Баттута (гарәп. أبو عبد الله محمد ابن بطوطة), тулы исеме – Әбү Абдуллаһ Мөхәммәт ибне Абдуллаһ ибне Мөхәммәт ибне Ибраһим әл-Ләвәти әт-Танҗи; (1304 ел, 24 февраль, Танҗәр – 1368 (1369) я 1377, Фәс) – күренекле гарәп сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре. Аның сәяхәте якынча утыз ел буена дәвам итә һәм ул мөселманнар яшәгән күпчелек җирләрдә була.
Ибн Баттута турында барлык мәгълүмат аның сәяхәтнамәсеннән алынган.
| Сайланган cоңгы портал: | |
| Сайланган cоңгы исемлек: |
![]()
Сайланган мультимедиа
![]()
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
![]()
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
![]()
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
![]()
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 62 781 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 98 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 7 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
![]()
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек -

- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
![]()
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү
