Эчтәлеккә күчү

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты

55°47′09″ т. к. 49°08′42″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан илкүләм тикшеренү технология университеты latin yazuında])
(КХТИ битеннән юнәлтелде)
Казан илкүләм тикшеренү технология университеты
Нигезләнү датасы 14 июнь 1890
Логотип
Рәсем
Рәсми исем Казанский национальный исследовательский технологический университет
... хөрмәтенә аталган Aleksandr Butlerov һәм Сергей Киров
Җитәкче Юрий Казаков[1]
Ректор Юрий Казаков[1]
Дәүләт Image Россия Федерациясе
Административ-территориаль берәмлек Казан
Ана ширкәт Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[2]
Бәйле оешмалар Түбән Кама химия-технология институты
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия Федерациясе
Рәсми веб-сайт kstu.ru​(рус.)
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Казан технология университеты укытучылары
Карта
Image Казан илкүләм тикшеренү технология университеты Викиҗыентыкта

Image
Төп бина (А корпусы)

Казан милли тикшеренү технология университеты (хәзерге исем 2011 елдан, элек Казан дәүләт технология университеты (1992—2011), Казан химия технология институты (1930—1992)) — Казанда урнашкан югары уку йорты. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, унивеситет илнең 159 техник уку йорты арасындагы рейтингта 10 нчы урында тора.

Image
Казан сәнәгать училищесы

1897 елның 10 сентябрендә Казан сәнәгать училищесы буларак оеша. Казан сәнәгать училищесы 17 чыгарылышта 1145 специалист чыгара. РСФСР Наркомпросы тарафыннан Казан сәнәгать училищесы 1919 елның 2 апреленнән өч факультеты белән (химия, механика, икътисад) Казан политехника институтына әверелдерелә.

ҮБК тарафыннан 1930 елның 13 маенда Казан политехника институтының һәм Казан дәүләт университетының химия факультетлары нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.

2010 елның 20 маенда «милли тикшеренү университеты» исемен ала, һәм шуның нигезендә 2011 елдан „«Казан милли тикшеренү технология университеты» югары профессиональ белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе“ дип үзгәртелә.

Үзенең эшләү дәверендә университет 74 меңнән артык специалист чыгарган.

Университет бүген

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Image
Б корпусы

Бүген университет ватаныбызның иң зур технологик белем бирү базасы булып тора. КИТТУ 99 юнәлеш һәм специальлек буенча белгечләр әзерли. Югары уку йортында Россиядан һәм чит илләрдән 30 меңнән күбрәк студент белем ала. Университет үзендә 15 институтны берләштерә.

Россиянең химия һәм технология юнәлеше буенча булган вузлар арасында КИТТУ югары квалификацияле инженерлар әзерләү өлкәсендә лидер булып тора. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мониторинг мәгълүматлары буенча, унивеситет 13 белгечлек буенча беренче урынны яулый. 2010 елда абитуриетлар арасындагы конкурста 1 урынга 7 кеше туры килде. Бай фәнни потенциалы һәм кирәкле материаль-техник базасы булган Казан милли тикшеренү технологияләр университеты республикабызны, Урта Идел буе регионын химия һәм технология өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләр, фәнни-педагогик кадрлар һәм дөнья күләмендәге фәнни эшкәртмәләр белән тәэмин итә.

КИТТУда республиканын иң яхшы белгечләре укыта, алар арасында 300 дән артык профессор, 958 фән кандидаты, дәүләт һәм төрле иҗтимагый академияләрдән академик һәм әгъза-корреспондентлары бар, педагогларның күбесе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә, фән һәм техника өлкәсендәге премияләренә лаек. Университетта фәнни-тикшеренү эшлэре күп юнәлешләрдә алып барыла. Уку йортында 56 белгечлек буенча аспирантура, 3 юнәлеш буенча докторантура эшли. Аспирантларның һәм докторантларның саны 1000 артып китә. КИТТУда кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча 15 диссертацион совет эшләп килә. Биредә ел саен 20 артык докторлык, 100 артык кандидатлык диссертацияләре яклана.

Университетның фәнни эшчәнлеген фән һәм техника үсешенең приоритет юнәлешләрендә дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр тәкъдим итә.

Университетның фәнни-җитештерү паркы үз эченә бизнес-инкубаторлар, инновацион полигоннар, трансфер технологияләр үзәген берләштерә. КИТТУнын актив катнашлыгы нәтиҗәсендә республикабыз югары технологияләр технопаркының федераль конкурсында җиңеп чыкты. Бүгенге көндә университетның инновацион структурасына 22 кече предприятия, 33 фәнни укыту үзәге керә. Бүгенге көндә КИТТУ нефтегазохимик укыту кластерында, регионыбызның җиңел сәнагать кластерында әйдәп баручы уку йорты булып тора.

Университетның структурасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инженер химия-технология институты (ИХТИ) (Инженерлар факультеты, элеккеге 1нче факультет)

  • Энерготуенган материаллар һәм җайланмалар факультет(ЭМҖФ)
  • Экологик технологик информацион иминлек факультеты (ЭТИИФ)

Химия һәм нефть машина төзелеше институты (ХНМТИ) (2нче һәм 3нче факультетлар)

  • Механик факультет (МФ)
  • Энергомашиналар төзелеше һәм технологик җайланмалар факультеты (ЭмТТҖФ)

Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институты (НХНИ) (4нче һәм 6нчы факультетлар)

  • Наноматериаллар һәм нанотехнологияләр факультеты (ННТФ)
  • Нефть һәм нефтехимия факультеты (ННХФ)
  • Химия технологияләре факультеты (ХТФ)

Полимерлар институты (ПИ) (элекке 5нче факультет)

  • Каучук һәм эластомерлар технологиясе һәм эшкәртү факультеты (КЭТЭФ)
  • Пластик массалар һәм композитлар технологиясе, эшкәртү һәм сертификация факультеты (ПМКТЭСФ)

Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн технологияләре институты (ҖСМДТИ) (элеккеге 7нче факультет)

  • Җиңел сәнәгать һәм мода технологияләре факультеты (ҖСМТФ)
  • Дизайн һәм программалар инженериясе факультеты (ДПИФ)

Идарә, автоматизация һәм информацион технологияләр институты (ИАИТИ) (элеккеге 8нче факультет)

  • Идарә һәм автоматизация факультеты (ИАФ))
  • Информацион технологияләр факультеты (ИТФ)

Идарә, икътисад һәм социаль технологияләр институты (элеккеге 9нчы факультет)

  • Идарә, икътисад һәм хокук факультеты (ИИХФ)
  • Социаль һәм һуманитар технологияләр факультеты (СҺТФ)

Азык җитештерү һәм биотехнологияләр институты (АҖБИ) (элеккеге 10нчы факультет)

  • Азык технологияләре факультеты (АТФ)
  • Азык инженериясе факультеты (АИФ)

Өстәмә профессиональ белем алу институты

Университетның Бөгелмә, Волжск (Марий Эл Республикасы), Кант (Кыргызстан Республикасы) шәһәрләрендә урнашкан 3 филиалы һәм Казан технология колледжы бар.

Халыкара эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта күпкырлы халыкара эшчәнлек алып барыла. Монда чит ил гражданнарын бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган вузгача укыту системасы рус телендэ оештырылган. Университет чит ил партнерлары (Ляонин нефть һәм химия университеты, Берген университеты) белән уртак уку- укыту программаларын тормышка ашыру остендэ эш алып бара. 2010 нчы елда КИТТУда 40 илдән килгән 600 чит ил гражданы белем алды. Халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Университет теоретик һәм гамэли химиянен Халыкара союзлык ассоциациясе берләшмәсе (IUPAC) Евразия һәм Тын океан университетлары челтәре (UNINET) оешмаларының әгъзасы булып тора. Университет базасында Юнесконың микрохимик эксперимент буенча үзәге эшли. Хәзерге вакытта КМТТУ дөньяның 23 илендә урнашкан 56 университет һәм халыкара белем бирү структуралары белән элемтә тота. Ляонин нефть һәм химия университеты (Кытай халык республикасы), Хемниц техник университеты (Германия), Карлсруэ университеты (Германия), Берген университеты (Норвегия) шундыйлардан.

Университетта чит ил студентлары өчен югары уку йорты алды белем бирүе эшләп килә. 2010 елда биредә 40 илдән 600дән артык чит ил гражданнары укыган. Университет IUPAC, UNINET әгъзасы булып тора. 2011 елга университет 23 илдән 56 чит ил университетлары белән килешү алып бара. Алар арасында Ляонин нефть һәм химия технология университеты (КХР), Карлсруэ университеты (Алмания), Берген университеты (Норвегия) бар.

Иҗтимагый сәясәт

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәламәтләндерү һәм ял

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак еллар дәвамында университетта 1 курс студентлар өчен сәламәтлекне саклауга багышланган «Сәламәт тормыш» программасы эшләп килә. Бу курс ел саен 1 семестр дәвамында алып барыла. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен табиблар, физик тәрбия кафедрасы укытучылары, социаль-психология бүлегеннән психологлар чакырыла.

Ел саен университет санаторияләрдә, шул исәптән Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәламәтләндерү лагерьларында, бигрәк тә университетның санаторий-профилакториясендә һәм «Яшел наратлык» спорт-сәламәтлек лагерьларында студентларны, университет хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын (11 яшьтән 15 кадәр) сәламәтләндерүне оештыра. Россиянең социаль страхование фондына күчерелгән акчалархисабына, университет балалар санаторияләренә һәм сәламәтлек лагерьларына юлламалар ала.

Җәмәгать туклану системасы мониторингы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның һәр уку бинасында ашханәләр, буфетлар бар. Анда студентларны һәрвакыт кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган. Университет структурасына мәйданы 800 кв. м. тәшкил иткән, 1348 урынлы, Студентларны ашату комбинаты да керә. Даими рәвештә азыкның сыйфаты һәм бәясе күзәтелеп торыла.

Социаль-психологик ярдәм

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004нче елның октябренннән университетта социаль-психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшләп килә. «Д» корпусында урнашкан социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлегенең әһәмиятле эше булып студентларга һәм университет хезмәткәрләренә консультацияләр үткәрү, үз-үзеңне тотарга өйрәтү тора. Кабинетта барлык кирәк җиһазлар да бар: клиентка компьютер ярдәмендә тест үткәрү, аны ял иттерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. 2006 елдан башлап СПЯ күрсәтү хезмәте карамагында тренинг залы эшләп килә. Анда студентлар төркемнәргә бүленеп шөгыльләнәләр.СПЯ алып бара торган социаль хезмәтнең иң әһәмиятлесе булып яшьләр белән эшләү, аларның психологик һәм физик сәламәтлекләренә йогынты ясый торган негатив факторларны ачыклау һәм профилактик чаралар үткәрү тора. Бу максатта СПЯ хезмәткәрләре яңа программа әзерләү һәм тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Әлеге программа Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының наркотикларның законсыз әйләнешен тикшерүче оешмалар уздырган конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы программа дип игълан ителде.

Билгеле кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт укытучылары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1875-08-24 Александр Першаков фәнни хезмәткәр 1943-02-02
1875-12-25 Николай Котовиц 1st Vilna Men's Gymnasium
Санкт-Петербург граждан инженерлары институты (1842-1917)
архитектор 1934-05-08
1878-08-14 Дмитрий Марко Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан император университеты
химик Dmitriy Marko 1963
1882-04-04 Алексей Васильев Казан император университеты химик
мөгаллим
Aleksey Vasilyev (chemist) 1956-04-10
1897-12-27 Гыймаз Баһаветдинов Казан (Идел буе) федераль университеты 1938-05-10
1897-01-05 Александр Разумов Казан (Идел буе) федераль университеты 1987-08-31
1898 Борис Выропаев Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
Кызыл профессура институты
химик 1936
1900-07-22 Хәмид Мөштәри А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Мирза Олыгбәк исемендәге Үзбәкстан милли университеты
Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
Икенче Казан ирләр гимназиясе
математик Hamid Mushtari 1981-01-23
1901-02-23 Гыйлем Камай Томск дәүләт университеты химик Gilm Kamay 1970-03-13
1906-01-26 Альфред Апин Казан (Идел буе) федераль университеты галим 1972-02-03
1920-12-19 Айтуган Госманов Казан милли тикшеренү технология университеты 1996-10-01
1923-11-09 Анатолий Кирсанов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 2010-07-20
1925-07-10 Александр Бережной А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты физик
университет профессоры
2009-06-23
1929-04-02 Александр Александровский Казан милли тикшеренү технология университеты инженер-механик
университет профессоры
1992-02-05
1930-12-26 Габделнур Мөхәммәтҗанов Казан милли тикшеренү технология университеты галим 2016-01-12
1931-01-20 Владимир Скворцов Мәскәү энергетика институты математик
1933-06-27 Вильям Барабанов Казан милли тикшеренү технология университеты химик
университет профессоры
1936-01-17 Нәзиф Зиннәтуллин Казан милли тикшеренү технология университеты гидромеханика һәм гидродинамика галиме
университет профессоры
2019-04-29
1936-12-09 Фуат Гарифуллин Казан милли тикшеренү технология университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
1938-03-07 Альберт Александров Казан милли тикшеренү технология университеты химик-технолог 2004-01-20
1941-01-01 Нелла Прусс Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты университет профессоры
1946-06-27 Яков Самуилов Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче
1946-03-21 Алексей Әхтәмов Казан милли тикшеренү технология университеты фәлсәфәче
университет профессоры
2018-09
1951-09-29 Александр Шамов Казан (Идел буе) федераль университеты химик Aleksandr Shamov 2020-11-07
1951-01-16 Рәшит Гаимов Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Иван Яковлевич Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
рәссам
мөгаллим
Rashit Gaimov
1952-09-08 Владимир Беляев Казан (Идел буе) федераль университеты социолог
1952-03-17 Александр Салагаев Казан (Идел буе) федераль университеты социолог
профессор
Alexander Leonidovich Salagaev 2014-07-18
1953-05-30 Ренат Нугаев Казан (Идел буе) федераль университеты
Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
Россия космос системалары
университет профессоры
галим
фәлсәфәче
1954-08-20 Ринат Нуруллин Казан дәүләт аграр университеты уйлап табучы
1954-03-03 Илдар Габдуллин А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты физик
1955-06-01 Рифкать Миңнеханов Казан югары артиллерия командирлары училищесы хәрби инженер
полиция хезмәткәре
оешма җитәкчесе
Rifkat Minnikhanov
1957-08-08 Александр Балакин Казан (Идел буе) федераль университеты физик
1958-01-15 Владимир Ловчев Казан (Идел буе) федераль университеты галим
1960-04-19 Ирина Аверко-Антонович Казан милли тикшеренү технология университеты 2006-01-24
1963-04-07 Сергей Сергеев Казан (Идел буе) федераль университеты
1971-04-15 Зөһрә Әхтәмова Казан милли тикшеренү технология университеты доцент
1978-05-26 Денис Сахарных Удмурт дәүләт университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
тарихчы
журналист
википедияче
Denis Sacharnych
Юрий Галәметдинов Казан милли тикшеренү технология университеты тикшеренүче
Олег Петров Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан милли тикшеренү технология университеты
тикшеренүче
Алексей Маслий тикшеренүче
Елена Никитина Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче
Мария Сысоева тикшеренүче
Кирилл Холин тикшеренүче
Ти Ту Нгуен РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты тикшеренүче
Зося Канарская Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче
Роман Куприянов Казан милли тикшеренү технология университеты тикшеренүче
Марина Бурмасова тикшеренүче
Елена Сысоева тикшеренүче
Андрей Князев тикшеренүче
Александр Крупин тикшеренүче
В.Е. Катнов Казан милли тикшеренү технология университеты тикшеренүче
Иван Анашкин тикшеренүче
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Институтны тәмамлаучылар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет чыгарган кешеләр арасында билгеле кешеләр: академик В.В. Кафаров, ССРБ ФА һәм ТР ФА әгъза-корреспонденты П.А. Кирпичников, С.Р. Рафиков, И.В. Торгов, Б.М. Михайлов, Ю.С. Клячкин, Ленин һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты Л.М. Бейкин, С.Г. Богатырев, Р.С. Гайнутдинов, С.Н. Косолапов, В.Г. Шацилло, Г.К. Клименко, А.И. Сидоров, В.А. Шишкин, А.Г. Лиакумович, А.Д. Николаева, X.Э. Харлампиди, В.Ф. Сопин, А.Ф. Махоткин, Г.С. Дьяконов, И.Х. Садыйков, актрисалар Гүзәл Гафарова, Алсу Фәйзуллина һ.б.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1903-01-07 Гөргери Мелников Бөек Пётр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты
Балтыйк дәүләт техника университеты
Санкт-Петербург хәрби-диңгез институты
«Киҥяш»
No/unknown value
1905-05-01 Виктор Гусев инженер 1976-02-09
1908-04-06 Николай Александров химик Яков Владимирович Самойлов исемендәге Ашламалар һәм инсектофунгицидлар институты 1942-04-17
1909-03-03 Михаил Белдер 1983-05-17
1909-03-02 Василий Бочков 1993-08-30
1912-09-06 Сәгыйть Рәфыйков химик
сәясәтче
1992-01-19
1913-01-05 Петр Кирпичников фәнни хезмәткәр Pyotr Anatolyevich Kirpichnikov 1997-03-26
1913-05-15 Андрей Зенитов 1975-10-20
1913-07-03 Йосыф Байгилдин 1989-12-18
1914-06-18 Виктор Кафаров химик
университет профессоры
Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты 1995-10-11
1920-05-05 Константин Козорезов галим 2006-09-23
1920-12-19 Айтуган Госманов Казан милли тикшеренү технология университеты 1996-10-01
1923-10-28 Алексей Богданов 2017-07-27
1924-06-17 Владимир Шнепп 1997-03-21
1925-11-18 Пэн Шилу nuclear engineer 2021-03-22
1929-09-06 Сергей Богатырёв химик Sergey Bogatyryov 1995-09-18
1929-05-01 Лев Соколов галим 1983-03-09
1929-04-02 Александр Александровский инженер-механик
университет профессоры
Казан милли тикшеренү технология университеты 1992-02-05
1930-04-11 Борис Габрианович физик
воллейболчы
Александр Ильич Лейпунский исемендәге Физика һәм энергетика институты — Россия Федерациясе дәүләт фәнни үзәге
1930-12-26 Габделнур Мөхәммәтҗанов галим Казан милли тикшеренү технология университеты 2016-01-12
1930-10-19 Андрей Визел РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты 2019-11-14
1931-08-07 Евгений Романов галим 1982-08-25
1932-11-28 Илдус Садыйков инженер 2001-09-25
1933-01-10 Габдрахман Җиһаншин
1933-06-27 Вильям Барабанов химик
университет профессоры
Казан милли тикшеренү технология университеты
1934-03-12 Биләл Җидеханов галим 2011-02-12
1934-12-31 Юрий Клячкин химик Россия фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Тоташ мөхитләр механикасы институты
Россия фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Техник химия институты
Россия фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Пермь фәнни үзәге
2000-03-31
1935-05-15 Мансур Вахитев 1986-12-23
1936-06-03 Татьяна Баженова
1936-01-17 Нәзиф Зиннәтуллин гидромеханика һәм гидродинамика галиме
университет профессоры
Казан милли тикшеренү технология университеты 2019-04-29
1936-01-13 Рәисә Кадыйрова
1936-12-17 Людмила Аверко-Антонович химик
1936-10-01 Сәгъдә Фатыйхова инженер-технолог
1936-12-09 Фуат Гарифуллин Казан милли тикшеренү технология университеты
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
1937-06-25 Флүс Газизов химик 2008-02-04
1937-12-07 Борис Бузыкин 2014-07-26
1937-07-18 Сергей Дьяконов Sergey Dyakonov
1937-12-19 Тимерхәтмулла Габдуллин инженер
уйлап табучы
«Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты 2021-06-24
1938-11-05 Виктор Бальзамов слесарь
1938-10-19 Петр Ананьев
1938-03-07 Альберт Александров химик-технолог Казан милли тикшеренү технология университеты 2004-01-20
1939-02-07 Юрий Беспалов сәясәтче Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты
1939-03-26 Марсель Әхмәтҗанов текстолог
археограф
әдәбият белгече
телбелгеч
ипиграфис
фольклорчы
этнограф
педагог
шагыйрь
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Мирасханә
2025-04-18
1939-01-14 Гаяз Сәхәпов Татнефть
Түбәнкаманефтехим
1940-05-01 Александр Панов галим 2015-01-28
1942-04-07 Валерий Забористов химик Тула дәүләт университеты
1942-06-01 Наил Ибраһимов
1943-03-26
1943-08-26
Виктор Бондаренко (1943) сәясәтче 2007-10-29
2007-09-29
1943-01-01 Әхмәт Мазһаров химик Идел буе углеводород чималы фәнни тикшеренү институты
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Ahmet Mazgarov
1943-01-02 Марсель Таишев
1943-09-13 Любовь Зенитова химик-технолог
1943-07-25 Мөнәвәр Ибраһимов
1944-08-10 Фәрит Мәдияров тренер
дзюдочы
самбочы
көрәшче
sambo coach
1945-11-16 Инсаф Сәйфуллин сәясәтче Insaf Saifullin
1946-08-19 Юрий Нәзмиев сәясәтче Казан дәүләт энергетика университеты 2006-07-27
1946-03-03 Рөстәм Кайдрәкев
1946-03-09 Геннадий Егоров сәясәтче
1946-12-13 Виктор Миронов Федерация Советы
1946-03-21 Алексей Әхтәмов фәлсәфәче
университет профессоры
Казан милли тикшеренү технология университеты 2018-09
1947-07-03 Яков Золотоносов
1947-03-28 Фәридә Гайнуллина сәясәтче Farida Gainullina
1948-09-21 Рәфгать Алтынбаев сәясәтче
дәүләт эшлеклесе
Федерация Советы Rafgat Altynbayev
1948-06-02 Владимир Курбатов химик
1948-04-28 Надыйр Зыятдинов
1949-11-10 Рәүфәл Мөхәммәтҗанов мәдәният өлкәсе оешма җитәкчесе
инженер
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Raufal Mukhametzhanov
1950-04-04 Әсхәт Ибраһимов химик
тикшеренүче
Россия фәннәр академиясенең Нефть химиясе һәм катализ институты 2021-11-27
1950-07-01 Васили Иванов
1951-09-02 Тәбрис Борһанов
1951-05-27 Радик Ильясов сәясәтче Radik Ilyasov
1951-02-15 Рифгать Мөбарәков Саянскхимпласт
1951-10-12 Искәндәр Биктаһиров җырчы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Казан шәһәр филармониясе
Iskander Biktagirov 2023-12-24
1952-04-25 Ленар Гайсин химик-технолог
1953-02-19 Яков Ившин
1954 Диана Голодницкая профессор Тел-Әвив университеты
1955-03-25 Наилә Бәширева
1957-07-23 Владимир Стрельников химик Россия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе
Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты
Россия фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Техник химия институты
1957-03-07 Клавдия Новикова сәясәтче
университет профессоры
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе
Казан (Идел буе) федераль университеты
Klavdiya Novikova
1957-01-01 Геннадий Емельянов сәясәтче
дәүләт эшлеклесе
Федерация Советы Gennadiy Emelyanov
1958-03-11 Рамил Гали фотограф
химик-технолог
фотокорреспондент
С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе
Вечерняя Казань
«Татарстан яшьләре»
Молодежь Татарстана
«Шәһри Казан» газетасы
Гудок
Коммерсантъ
Комсомольская правда
Труд
Локомотив
7 көн
Татар-информ
Ramil Gali
1960-04-19 Ирина Аверко-Антонович Казан милли тикшеренү технология университеты 2006-01-24
1961-05-15 Николай Белоклоков
1963-08-27 Айдар Мәтшин сәясәтче Aydar Metshin
1963-09-04 Вәлиулла Якупов мөфти Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Valiulla Yakupov 2012-07-19
1964-11-11 Герман Дьяконов German Diakonov
1965-10-11 Рөстәм Гафаров менеджер Совет районы
Казан
1966-05-17 Eldar Dəhnəvi галим
1967 Мөхәммәдморад Айдогдыев сәясәтче
1969-02-18 Рамил Хәйруллин
1971-04-15 Зөһрә Әхтәмова доцент Казан милли тикшеренү технология университеты
1976-05-21 Юрий Казаков
1977-08-25 Владимир Леонов сәясәтче
1978-12-23 Тимур Сираҗиев телеалыпбаручы
журналист
хәбәрче
баш мөхәррир
Первый канал
Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар ширкәте
Timur Seraziev
1981-02-04 Илсөя Бәдретдинова җырчы «Татарстан яшьләре»
1981-06-08 Илья Вольфсон сәясәтче Ilia Volfson
1981-06-27 Ранис Камартдинов дәүләт хезмәткәре
1984-02-13 Эдуард Шәрәфиев сәясәтче Eduard Sharafiev
1987-05-07 Айгөл Миңнуллина театр актеры Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
1989-01-21 Надир Махмудов sound designer
sound editor
тавыш режиссёры
Энже Матыкина тикшеренүче Комплутенсе университеты
Аркадий Лин тикшеренүче Страсбур үнивирситите
Казан (Идел буе) федераль университеты
Central Scientific Research Institute of Geology of Non-metallic Minerals
Юрий Галәметдинов тикшеренүче Казан милли тикшеренү технология университеты
Олег Петров тикшеренүче Карл университеты
Technische Universität Ilmenau
Дармштадт техник университеты
University of New Brunswick
Кыйрал технология институты
Казан милли тикшеренү технология университеты
Радмила Шәрипова тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
Айрат Хаматгалимов тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
Юлия Спиридонова тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
Ю.А. Николаева тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
Руслан Каюмов тикшеренүче Россия фәннәр академиясенең Химия физикасы мәсьәләләре институты
Люция Захарова тикшеренүче
Рамилә Стародубцева тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
BIOCAD (Russia)
Ләйсән Нургалиева тикшеренүче Тринити көллияте
Aalto University
Роман Куприянов тикшеренүче Казан милли тикшеренү технология университеты
Дидар Байманов тикшеренүче
фәнни хезмәткәр
университет профессоры
Wenzhou Institute of Biomaterials and Engineering
В.Е. Катнов тикшеренүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан милли тикшеренү технология университеты
Павел Гришин тикшеренүче
Илнур Габидуллин Ilnur Gabidullin
Сергей Скрябин Космический (балалар аланы)
Булат Мөхетдинов програмчы
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]