Эчтәлеккә күчү

Ярдәм:Citation Style 1

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Citation Style 1 latin yazuında])

Citation Style 1 (CS1) — Википедия сылтамаларының бизәлеш стандарты. Бу стандартны төрле төрдәге чыганакларга (китаплар, мәкаләләр, яңалыклар, веб-сайтлар һ. б. ш.) библиографик сылтамаларның бизәлешен көйләүче калыплар тәшкил итә. CS1 стандартының төп максаты — сылтамаларның җиңел укылуын һәм автоматик эшкәртелүен тәэмин итүче, мәҗбүри һәм опциональ параметрлар белән көйләнелүче унификацияләнгән структура булдыру.

Стандартның төп үзенчәлекләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Параметрларның төгәл билгеләнгән исемлеге кулланыла, мәсәлән: автор, мисал, дата, чыганак, сылтама һ. б.
  • Википедия өчен яраклаштырылган The Chicago Manual of Style[en] һәм Publication Manual of the American Psychological Association[en] кулланмалары нигез булып эшли.
  • Бер мәкалә эчендә сылтамаларны бизәлеше өчен өчен бердәм система кулланыла.
  • Бизәлеш өчен {{Cite news}}, {{Cite web}}, {{Cite book}}, {{Cite journal}} һәм башка калыплар кулланыла.
  • Авторлар нокта һәм өтер белән аерыла, кырлар — нокталар белән.
  • Озын форматлы хезмәтләр (китаплар, диссертацияләр, зур фәнни тикшеренүләр, монографияләр).


Бу стандарт редакторларга мәкаләләрне тикшерүне һәм актуаль тотуны җиңеләйтүче бертөрле бизәлешле библиографик сылтамалар төзергә ярдәм итә.