Эчтәлеккә күчү

Багамалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Багамалар latin yazuında])
(Багам утраулары битеннән юнәлтелде)
Багамалар
Image
Байрак
Image
Илтамга
Шигарь Forward, Upward, Onward, Together Edit this on Wikidata
Халык саны 399 440 (бәя, 2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 июль 1973 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−05:00
Кардәш шәһәрләр Майами-Дейд (округ, Флорида)
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 13,878.0 км²
Координатлар 25°N 77.4°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Баһама утраулары парламинте
Дәүләт башлыгы III Карл
Хөкүмәт башлыгы Филип Дэвис
0°0′0″N 0°0′0″E
Икътисад
ТЭП $11 528 million (2021), $12 897 million (2022), $169,7 million (1960), 190 million (1961), 212,2 million (1962), 237,6 million (1963), 266,6 million (1964), 300,3 million (1965), 346,8 million (1966), 398 million (1967), 453,8 million (1968), 538,7 million (1969), 539,5 million (1970), 573,4 million (1971), 590,9 million (1972), 670,9 million (1973), 632,4 million (1974), 596,2 million (1975), 642,1 million (1976), 713 million (1977), 832,4 million (1978), 1140 million (1979), 1335 million (1980), 1427 million (1981), 1578 million (1982), 1733 million (1983), 2041 million (1984), 2321 million (1985), 2473 million (1986), 2714 million (1987), 2818 million (1988), 3062 million (1989), 3166 million (1990), 3111 million (1991), 3109 million (1992), 3092 million (1993), 3259 million (1994), 3429 million (1995), 3609 million (1996), 6332 million (1997), 6833 million (1998), 7684 million (1999), 8076 million (2000), 8318 million (2001), 8881 million (2002), 8870 million (2003), 9055 million (2004), 9836 million (2005), 10 167 million (2006), 10 618 million (2007), 10 526 million (2008), 9982 million (2009), 10 096 million (2010), 10 070 million (2011), 10 720 million (2012), 10 396 million (2013), 10 974 million (2014), 11 672 million (2015), 11 745 million (2016), 12 237 million (2017), 12 616 million (2018), 13 016 million (2019), 9958 million (2020), 11 369 million (2021), 13 136 million (2022), 14 339 million (2023) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Баһама дуллыры
Туу күрсәткече 1.872 (2014)[1]
КПҮИ 0.812 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 75.675 ел (2016)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[4]
Челтәр көчәнеше 120 вольт
Телефон коды +1242
ISO 3166-1 коды BS
ХОК коды BAH
Интернет домены .bs

Багамалар, БаһамаларТөньяк Америкада урнашкан дәүләт.

Баһамаларның төп халкы индейләр булган. 1492 елда Х. Колумб экспедициясе Яңа Дөньяга барып җитеп, архипелагның көнчыгыш утрауларыннан берсенә төшкән һәм аңа Сан-Сальвадор исемен кушкан. Баһама индейләренең язмышы фаҗигале булган: испаннар аларның хемәтен Кубада һәм Һаитидә руда чыганакларында кулланганнар. Инглизләр утрауны басып алганда (1629) бу җирдә халык булмаган. 1782 елда Баһамалар янә испаннар тарафыннан басып алынган, әмма 1783 елда ул Англиягә колониясенә әйләнде. 17—18 гасырларда күп кенә инглизләр коллары белән бергә бу җиргә күчеп килгәннәр һәм плантация хуҗалыгын үстерә башлаганнар. Икенч бөтендөнья сугышыннан соң утрауларга туристлар ябырылып килә башлаган, 1964 елда Бөекбритания Баһамаларга эчке мөстәкыйльлек бирегә мәҗбүр булган. 1973 елдан — бәйсез дәүләт.

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 2.1%, сәнәгать 7.1%, хезмәт күрсәтү тармагы 90.8%ны тәшкил итә. 2012 елгы мәгълүматларына күрә, Баһама утраулары экспорты 790 миллион долларын тәшкил итә[5]; төп партнерлар: Сингапур — 23.7%, АКШ — 19.5%, Доминикан Республикасы — 13.4%, Эквадор — 9.8%, Канада — 5.4%, Гватемала — 4.4%.[6] Төп экспорт таварлары — минирәл мәхсулатлар һәм тоз, хайваннардан хасил булган азыклар, ром, химикатлар, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр.

Баһама утраулары экспорты 2.882 миллиард долларын тәшкил итә[7]; төп партнелар: АКШ — 29.9%, Һиндстан — 20.1%, Сингапур — 8.7%, Көньяк Корея — 6.7%, Кытай — 5.0%, Колумбия — 4.3%, Канада — 4.2% .[7] Төп импорт таварлары — машиналар, транспорт васитәләре, сәнәгый таварлар, химикатлар, минирәл ягулык; азык-төлек, тере хайваннар.

Әфлисүн, банан, ананас, манго, помидор, кыяр, шикәркамыш, сизәл җитештерелә. Сарык, МЭТ, кәҗә, дуңгыз, өй кошлары асрала. Балык һ.б. диңгез җанварлары тотыла. Икътисади актив халкының яртысыннан күбрәге түристләргә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Зур Баһама утравындагы нефть эшкәртү заводы елга 25 млн. тонна нефтьне эшкәртә. Баһама импортының 85%ны чи нефть тәшкил итсә, экспортының 90% нефть мәхсулатларыннан гыйбарәт. Баһамаларда цемент һәм азык-төлек сәнәгате кярханәләре бар. Төп диңгез порты — Нассау. 

1973 елда бәйсезлек алган Багам утраулары Конституциясе дин иреген күздә тота һәм инану билгесе буенча дискриминацияне тыя, гәрчә Конституциянең преамбуласында «христиан кыйммәтләре» искә алынса да, рәсми дәүләт дине юк, һәм, кагыйдә буларак, илдә дини инануларны ирекле тоту өчен шартлар бар [8]. Илдә иң таралган дин тарафдарлары (ил халкының 92 % ы) – христианнар (зур күпчелеге (ил халкының 70 % ы) протестантлар, ил халкының 30 % ы баптистлар һ. б. христианнар) [9]. Илдә шулай ук аз санлы Ислам (340 кеше), Бәһаи, Яһүд дине, Һинд дине (428 кеше, 2010 елга [10]) җәмгыятьләре оешкан.

  1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  2. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
  3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  4. http://chartsbin.com/view/edr.
  5. http://www.stats.govt.nz/browse_for_stats/snapshots-of-nz/nz-in-profile-2014/main-trading-partners.aspx
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-12-06, retrieved 2015-09-11
  7. 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-09-17, retrieved 2015-09-11
  8. International Religious Freedom Report 2017 Bahamas, The, US Department of State, Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor. PD-notice
  9. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor. Bahamas: International Religious Freedom Report 2008.
  10. TOTAL POPULATION BY SEX, AGE-GROUP AND RELIGION (PDF). Statistics.bahamas.gov.bs. 2015-05-20 тикшерелгән.