Иҗтимагый фәннәр
| Иҗтимагый фәннәр | |
|---|---|
| Өйрәнелгән тармак | җәмгыять |
| Мастодон серверы | sciences.social[1] |
| Моңа өлешчә туры килә | гуманитар фәннәр |
Иҗтимагый (социаль) фәннәр (лат. socium — гомуми) — тулаем җәмгыятьне, аның структурасын, динамикасын, үсешен, тарихын, һәм аерым субсистемаларын (икътисад, сәясәт, дәүләт, гражданлык җәмгыяте, хокук структурасы, рухи тормышын) өйрәнә торган фәнни дисциплиналар җыелмасы[2].
Мөмкин коллизияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җәмгыять фәннәренә карау бурычлар (фундаменталь, утилитар-гамәли) һәм, өлешчә, объектлар (кешелекне гомуми цивилизация процессы барышында танып белү белән колачланган өлкәләр, бер яктан, һәм уку-академик аңлаудагы дисциплиналар, икенче яктан) арасындагы аермаларга бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.
Теге яки бу утилитар классификация нигезенә салынган методология һәм принциплар дәүләт-специфик, дини-культ, тарихи (конъюнктур), субъектив-авторлык һ.б. сәбәпләр буенча аерылып торырга мөмкин.
Фундаменталь һәм утилитар алымнар коллизиясенең иң ачык мисалы фәнни белем системасында фәлсәфәнең урынын билгеләү.
Түбәндәге реестрдан күренгәнчә, утилитар классификациядә, фәлсәфә , предмет нигезендә, «җәмгыять турында» бүтән фәннәр белән бергә социаль фәннәр категориясенә урнаштырылган. Ләкин, фәннәрне классификацияләү проблемасын чишкәндә, фән ике принципны аера: объектив һәм субъектив. Шул ук вакытта, методик яктан, классификация принциплары фәннәр арасындагы бәйләнешне ничек аңлаулары буенча аерылып торалар.
Фәлсәфә белән аерым фәннәр арасындагы бәйләнеш сораулары — фәннәр классификациясе тарихының үзәге. Бу тарихта өч төп этап аерылып тора: 1) борынгы заманның (һәм өлешчә урта гасырларның) бүленмәгән фәлсәфи фәне; 2) XV—XVIII гасырларда фәннәрне дифференциацияләү. (белемнәрне аерым тармакларга бүлү); 3) XIX гасырдан бирле күзәтелгән реинтеграция (синтетик реконструкция, фәннәрне бердәм белем системасына бәйләү). Бу этаплар буенча фән классификациясе принципларын эзләү дә алып барыла.
Мисал итеп, Сен-Симон тарафыннан тупланган һәм Конт тарафыннан эшләнгән энциклопедик рәтне алсак
| математика | → | астрономия | → | физика | → | химия | → | физиология | → | социология |
күрәбез, фәлсәфә, бер яктан, социология тарафыннан үзләштерелгән, ә икенче яктан, ул математикада логика формасында да бар. Соңрак, белемнең реинтеграцияләнүе нәтиҗәсендә фән фәлсәфәне тарихи беренче итеп кенә түгел, ә система булдыручы буларак аерым категориягә бүлеп карый башлый.
Совет фәннәре дә бу принципны кулланганнар. Түбәндәге таблица — фәннәр иерархиясенең сызыклы формасының вариантларының берсе.
| Философия фәннәре | |
| Диалектика | |
| Логика | |
| Математик фәннәр | |
| Математик логика | һәм практик математика, шул исәптән кибернетика |
| Математика | |
| Табигый һәм техник фәннәр | |
| Астрономия | һәм космонавтика |
| Астрофизика | |
| Физика | һәм техник физика |
| Химик физика | |
| Физик химия | |
| Химия | һәм металлургияле химик-технологик фәннәр |
| Геохимия | |
| Геофизика | |
| Геология | һәм тау эше |
| Физик география | |
| Биология | һәм авыл хуҗалыгы фәннәре |
| Кеше физиологиясе | һәм медицина фәннәре |
| Антропология | |
| Иҗтимагый фәннәр | |
| Тарих | |
| Археология | |
| Этнография | |
| Иҗтимагый география | |
| Иҗтимагый-икътисади статистика | |
| Базис һәм өстәмә корылмалар турында фәннәр: | сәяси экономия, |
| дәүләт һзм хокук турында фән, | |
| сәнгать тарихы һәм сәнгать белеме һ. б. | |
| Тел белеме | |
| Психология | и педагогиу фәннәр |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ About - sciences.social
- ↑ ОБЩЕСТВЕННЫЕ НАУКИ (ru). Словарь Онлайн. 2022-04-03 тикшерелгән.