Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты
| Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 13 сентябрь 1937[1] |
| Рәсми исем | Федеральное государственное бюджетное образовательное учреждение высшего образования «Нижегородский государственный лингвистический университет им. Н.А.Добролюбова»[1] һәм Federal State Budget Educational Institution of Higher Education "Nikolay Dobrolyubov Linguistics University of Nizhny Novgorod"[1][2] |
| Кыскача исем | НГЛУ[1] һәм LUNN[2] |
| ... хөрмәтенә аталган | Николай Александрович Добролюбов[d][1] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Түбән Новгород, Нижгарның Нижгар районы, Түбән Новгород шәһәр округы[d] һәм Түбән Новгород өлкәсе |
| Урам | Минин урамы[d][1] |
| Укучылар саны | 3150[4] |
| Ана ширкәт | Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[5][1] |
| Штаб-фатирының урнашуы | Түбән Новгород, Нижгарның Нижгар районы, Россия |
| Хезмәткәрләр саны | 417[4] |
| Кулланылган тел | рус теле |
| Адрес | 603155, Россия Федерациясе, Түбән Новгород шәһәре, Минин урамы, 31а йорты[1] |
| Почта индексы | 603155 |
| mailto:admdep@lunn.ru[6] | |
| Рәсми веб-сайт | lunn.ru(рус.)(ингл.)[7] |
| Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Түбән Новгород лингвистика университеты укытучылары[d] |
Николай Александрович Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты (рус. Нижегородский государственный лингвистический университет им. Н. А. Добролюбова, ингл. Dobrolyubov Linguistics University of Nizhny Novgorod) — Түбән Новгород шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. 1937 елда Горький чит телләр педагогика институты буларак нигез салынган. Үз тарихын 1917 елдан башлап алып бара, ул чакта Түбән Новгород халык мәгариф бүлегендә ГубОНО чит телләр һәм әдәбиятлар губерна югары курслары оештырыла[8].
Студентларның һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең көндәлек тормышында университет «иняз» дип атала.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1917 елда Түбән Новгородның Губерна халык мәгарифе бүлегендә югары губерна чит телләр курслары оештырыла. 1937 елда курслар базасында Горький чит телләр педагогика институтына нигез салына. Институтның беренче биналары (хәзерге 1 һәм 2 корпуслар) 1948 елда Старосенная мәйданында (1844), җимерелгән Троицк Верхнепосадск чиркәве урынында төзелгән. Әлеге ике корпус төзелгәнче институт Чернопруд тыкрыгында урнашкан элеккеге 3 нче хатын-кызлар гимназиясе бинасында урнашкан була (хәзерге вакытта Жуковский исемендәге китапханә). Хәзерге вакытта университет корпуслары (барлыгы 4 корпус) элеккеге Старосенная мәйданының барлык киңлеген һәм җир астындагы урынын биләп ала.
Башта институт инглиз, алман, француз һәм испан телләре укытучыларын урта мәктәпләр өчен әзерләгән һәм анда өч факультет булган: инглиз, алман һәм роман телләре. Шулай ук читтән торып уку бүлегендә тел белгечләрен әзерләү алып барылган.
1964 елда Көнбатыш Европа телләренең тәрҗемәчелек факультеты оештырыла.
1990 елларда күп кенә яңа факультетлар һәм кафедралар булдырыла, 1994 институтка лингвистика университеты статусы бирелә.
Структурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Факультетлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Инглиз теле факультеты
- Роман-алман телләре факультеты
- Тәрҗемә факультеты
- Халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад һәм идарә факультеты
- Белгечләргә өстәмә профессиональ белем факультеты
Кафедралар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Инглиз теле кафедрасы
- Инглиз филологиясе кафедрасы
- Инглиз теле һәм профессиональ элемтә кафедрасы
- Алман теле теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Француз теле теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Тәрҗемә факультетының инглиз теле кафедрасы
- Инглиз теле һәм тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Алман теле һәм тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Француз теле һәм тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы
- Халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология кафедрасы
- Икътисад, идарә һәм информатика кафедрасы
- Валеология кафедрасы
- Көнчыгыш һәм Европа телләре кафедрасы
- Тарих, төбәк белеме һәм журналистика кафедрасы
- Чит телләрне укыту методикасы, педагогика һәм психология кафедрасы
- Туган һәм чит тел буларак рус телен укыту кафедрасы
- Рус филологиясе, чит ил әдәбияты һәм мәдәниятара коммуникацияләр кафедрасы
- Фәлсәфә, социология һәм социаль коммуникацияләр теориясе кафедрасы
Халыкара хезмәттәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты дөньякүләм белем бирү киңлегенә керү буенча интенсив эш алып бара. Н.А. Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты түбәндәге уку йортлары белән хезмәттәшлек итә[9]:
- Равенсбург-Вайнгартен университеты (Алмания)
- Вена университеты (Австрия)
- Магдебургтагы Отто фон Герик университеты (Алмания)
- Хангук чит телләр университеты (Көньяк Корея)
- Баня-Лука Университеты (Босния һәм Герцеговина)
- Женева университеты (Швейцария)
- Таммасат университеты (Таиланд)
- Кадиса университеты (Испания)
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ректорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | үлем датасы | үлем урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Ольга Сенюткина | 1951-02-05 | Николай Иванович Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты | тарихчы | |||||
| Вадим Сдобников | 1962-10-21 | Түбән Новгород | Николай Александрович Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 6 7 8 https://lunn.ru/page/osnovnye-svedeniya-0
- 1 2 https://lunn.ru/en
- ↑ Digital Science GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- 1 2 http://indicators.miccedu.ru/monitoring/2018/_vpo/inst.php?id=167
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ http://www.lunn.ru/en/contacts
- ↑ Граф знаний Google — 2012.
- ↑ История ВУЗа | Нижегородский государственный лингвистический университет имени Н.А. Добролюбова. www.lunn.ru.
- ↑ Международные связи. www.lunn.ru.
