Шиһабетдин Гобәйдуллин
| Шиһабетдин Гобәйдуллин | |
|---|---|
| Туган | 1897 Яңавыл, Тубыл өязе, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе |
| Үлгән | 27 гыйнвар 1938 Екатеринбург, РСФСР, СССР |
| Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d] |
| Эш бирүче | Свердлау татар-башкорт педагогия укуханәсе |
Шиһабетдин Гобәйдуллин (Шиһабетдин Гыйззетдин улы Гобәйдуллин, Абайдуллин, 1897, Яңавыл, Тубыл өязе, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе — 27 гыйнвар 1938, Екатеринбург, РСФСР, СССР) — мәгариф эшлеклесе, Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы мөдире (1926-193?).[1]
Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлый (вариант — Галия мәдрәсәсе) . Революциягә кадәр авылда укытучылык итә һәм иген игә. Акларны Себердән кугач, Төмән пединститутының төрки-татар бүлегендә татар телен укыта башлый. 1920 елның 1 сентябреннән — бүлекнең мөдире. 1922 елдан — ГубОНОда милли азчылыклар бюросында. 1924 елның көзеннән — яңа ачылган Свердловск татар-башкорт педагогия училищесына чакыртыла. Баштарак татар телен һәм методологияне алып бара. 1926 елдан — директоры. Партиядә тормый.
Урал төбәгендә барлык диярлек татар теле дәреслекләрен әзерләүдә катнаша. Яңалифкә күчү буенча комиссиягә кертелә, бу мәсәләгә караган Социализм юлы гәзитендә язмалары чыга. 1935 елда татар теленең орфография сүзлеген төзи, ләкин ул нәшер ителмичә кала.[2]
Шиһабетдин Гобәйдуллин — Сталин репрессияләре корбаны. 1937 елның 7 сентябрендә эштән алына. 1937 елның 27 декабрендә кулга алына, 1938 елның 15 гыйнварында, «контрреволюцион оешма»да катнашучы буларак, үлемгә хөкем ителә. Хатыны Зөһрә, кызы Асия ялгыз калалар. Гаиләсенә, 1941 елның 27 мартында вафат, дигән ялган белешмә бирелә.
1958 елда тулысынча аклана.[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-10-31, retrieved 2018-12-19
- ↑ Р.Бикбов.Свердловский татаро-башкирский педагогический техникум. 1919-1929
- ↑ 20 ВЕК ПРОСВЕЩЕНИЯ». Первая половина ХХ века. Предисловие. Абайдуллин.