МӘГАРИФ ТАРИХЫ
Казан губернасының Мамадыш өязе Саба волосте авыллары арасында Байлар Сабасы үзенең зурлыгы, халкының күпчелегенең нык тормышлы булуы белән тирә-юньдә аерылып торган. Ләкин 600гә якын хуҗалыклы авылда Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр хөкүмәт тарафыннан ачылган мәктәпләр булмый, ә мәчет каршында мәдрәсәләр генә эшли. Мәдрәсәләрдә укулар программасыз, дәресләр расписаниесез алып барылган. Мәдрәсәдә уку-язу өчен парта, өстәлләр юк. Белемгә омтылышлы балалар идәнгә аяк бөкләп утырып дәрес укыган.
18 гасырда әзер муллалары булган урыннарда мәдрәсәләр ачыла башлый. 1780 елда – Саба, Сатыш авылларында мәдрәсәләр ачыла. Аларда муллалар һәм аларның уллары укыткан, кызларга остабикәләр сабак биргән.
...2001 елда Татарстан Милли музееның район филиалына ике документ тапшыралар. Аның берсендә болай дип язылган була: “Кыз балаларга махсус 1918 сәнә 19 март Сәнәви имтихан шәһадәтнамәсе Саба авылында Сөләймания мәктәбенең 4нче сыйныф шәкерте Таифә Юныс кызының имтиханда күрсәтелгән хәле өчен бирелде”. Икенче документ 1нче сыйныф шәкерте Җәмилә Юныс кызына бирелеп, аның яхшы дәрәҗәдә сынау тотып икенче класска күчүен дәлилли.
Революциядән соң партия һәм хөкүмәт тарафыннан халык мәгарифен үстерүгә, балаларга аң-белем бирүне җайга салуга зур әһәмият бирелә. Авылларда совет мәктәпләре ачыла. Байлар Сабасы авылында да балаларны укыту хөкүмәт тарафыннан расланган программа һәм дәреслекләр белән алып барыла башлый. Мәктәпләрдә дин укыту тыела. Белем бирү өчен мәктәп бинасы булмаганлыктан, сәүдәгәрләр һәм бай йортларыннан файдаланганнар. 1922 елда Шәмәрдән бистәсендә кечкенә генә йортта урнашкан мәктәптә беренче кыңгырау шалтырый. Беренче укытучылары – Константин Яковлев. 1924 елда балалар аз булу сәбәпле, мәктәп ябылып, кабаттан 1928 елда гына ачыла. 1934 елда инде параллель класслар булдырылып, мәктәп җидееллыкка күчә.
Совет дәүләте илдә наданлыкны һәм азграмоталылыкны бетерү бурычын куя. Моның өчен 1923 елда “Бетсен наданлык!” дигән ирекле җәмгыять төзелә, аның рәисе итеп М.И.Калинин билгеләнә. Шушы елларда башлангыч сыйныфларда белем биргән Хатирә апа Хәбибрахманова истәлекләреннән: «Миңа наданлыкны бетерү мәктәбендә эшләргә туры килде. Җиткән кызлар, яшь хатыннар – 15ләп кеше шушы мәктәпкә киләләр иде. Башта бу кызларны өйләренә барып, әти-әнисеннән укырга җибәрүләрен сорыйсың. Кичен мәктәптә ике-өч сәгать укытасың, аннан соң төнлә өйләренә озатып куясың».
1925 елда Байлар Сабасы авылында, агачтан тулы булмаган урта мәктәп бинасы салынып бетә. Мәктәпне 7 ноябрьдә ачалар һәм аңа Октябрьнең VIII еллыгы исеме бирелә.Мәктәп бинасы хәзерге Совет урамының 55нче йорт урынында урнашкан булган.
Саба волосте Мамадыш кантонына караганлыктан, Мамадыш кантоны мәгариф бүлеге Саба җидееллык мәктәбен укытучылар белән тәэмин итү өчен әзерлекле кадрлар җибәрә. Мамадыш кантоны Шәмәк авылында туып-үскән Фарук Билаловны директор итеп раслый. Аның тормыш иптәше башлангыч сыйныфларга белем бирә. Мамадыш кантоны тарафыннан Сабага җибәрелгән укытучыларның күпчелеге 1930 елда Кукмара районының Мәчкәрә мәктәбенә эшкә күчереләләр.
Беренче-икенче бишьеллыкларда промышленностьны үстерү өчен күп эшче куллар кирәк була. Яңа заводлар, шул исәптән Казан авиация заводын төзүгә әзерлек уңаеннан башкалага якын урыннарда, шул исәптән Сабада да яшьләргә токарь, слесарь, столярлык һөнәрләре өйрәтү өчен махсус мәктәп (спецшкола) ачыла. Моның өчен Казан заводларыннан һөнәргә өйрәтү мастерлары килә. Шушы мәктәптә беренчеләрдән булып укыган Галим Шәймәрдәнов (Сатыштан) слесарь белгечлеге алганнан соң, 1935 елда Казан “Пишмаш” заводына эшкә урнаша. Озак еллар (47 ел) намуслы хезмәт иткәне һәм 13 рационализаторлык тәкъдимнәре өчен (бу уйлап-табулардан заводка 28 мең сумлык файда килә) Галим Шәймәрдәнов СССР Верховный Советы Президиумының (1977 ел, 25 апрель) Указы нигезендә Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.
1932-1933 елларда Сабада укучылар саны арта, бигрәк тә башлангычта укучылар өчен биналар җитми. Шуңа күрә балаларны вакытлыча аерым йортларда укытканнар.
1932 елда Байлар Сабасында башлангыч терәк мәктәп салына (хәзерге Тукай урамындагы 108нче йорт урынында).
Аның беренче мөдире Иван Ильич Ильин була. Саба урта мәктәбе – район мәктәпләре арасында иң зурысы. Әлеге мәктәп тарихының үткәненә күз салу да район мәгарифе тарихында күп нәрсәләрне сөйли. 1932 елда мәктәп бинасы Совет урамы башына күчерелә һәм анда ШКМ (колхоз яшьләре мәктәбе) оештырыла. Аның директоры Әхмәт Мостафин була. Көн тәртибенә колхоз өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе килеп басканлыктан, 1931 елның 10 июнендә Сабада рабфак ачыла, анда 30 кеше җыела. Шунлыктан бу бинада кичен рабфак яшьләре укый (Татарстан үзәк архивы, 4338 фонд, опись 1930-36 еллар). Биредә үк агротехник түгәрәкләре эшли, аларда 52 кеше хезмәт куя.
Байлар Сабасы авылы район үзәгенә әйләнгәннән соң, 1930 елның августында күп урыннарда яңа төзелешләр башлана. Эшләп килүче мәктәпләрдә генә балаларга урын җитми. Яңа мәктәп бинасы салу бурычы килеп баса. 1931 елда яңа мәктәп салу өчен урын билгеләнә. 1933-34 уку елында Сабадан һәм күрше авыллардан килгән укучылардан тәүге тапкыр V-VI-VII класслар оештырыла. Бу елларда Саба мәктәбендә Госман Бикташев җитәкчелек итә. Урта мәктәп буларак беренче чыгарылыш 1938-1939 уку елында була. Бу елны X классны 22 егет һәм кыз тәмамлый.
1938 елның 8 сентябрендә Татарстан АССР Верховный Советының ll сессиясе ТАССР Верховный Советы Президиумының татар латин алфавитын рус графикасы нигезендә төзелгән яңа алфавитка күчерү турындагы Указын раслый. Яңа алфавит белән укыту Саба районы мәктәпләрендә 1940-1941 уку елларында кертелә башлый. Район мәгариф бүлеге архивында сакланган документлардан күренгәнчә, 1942-1943 уку елында мәгариф бүлегенә караган 60 башлангыч мәктәп, 11 тулы булмаган урта мәктәп һәм 2 урта мәктәп булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәпнең ир-ат укытучылары һәм IX-X класс егетләре фронтка китә. Сугыш чоры булуга карамастан, урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы таркалмый. 1942 елның 3 июнендә 7 кеше кулларына аттестат ала. Ә lX класс тәмамлаучы егетләр фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәпләренә, кызлар укытучылар итеп авылларга җибәреләләр. Моның өчен аларны башта ашыгыч рәвештә курсларда укыталар. Сугыш вакытында Мәскәүдән Шәмәрдәнгә балалар эвакуацияләнә. Шәмәрдән мәктәбе кабат заманына күрә тулы куәтенә эшли башлый.
Бөек Ватан сугышы беткәч, мәктәп кабат җидееллык итеп үзгәртелә. Өлкән класс укучылары кичке бүлектә белем алуга күчереләләр. 1942 елның җәендә район мәгариф бүлеге 10 кызны Мамадышка бер айлык курска җибәрә. Югары белемле укытучылар булмаганлыктан, 1944-1945 уку елында VII класста физика һәм чит тел укытылмый. Сугыштан соң Саба урта мәктәбенең беренче чыгарылышы 1948 елда була.
“Саба районы укучылары 1960 елларда да республика күләмендә иң югары өлгереш биргән. 1962-1963 уку елында 500 укытучы тулы өлгереш биргән булса, икенче уку елында аларның саны 932гә җиткән”, – дигән юллар бар 1964 елда район матбугатында басылган язмада. 1960-1970 елларда кичке мәктәпләрнең роле арта.
Мәктәпләргә эшче яшьләрне дә укыту йөкләнә. Бу юнәлештә хәйран гына тәҗрибә туплаганнар сафында Эзмә сигезьеллык мәктәбе каршында оештырылган кичке мәктәп беренчеләрдән булып тора. Биредә мәктәп 1958 елдан бирле эшли. Анда Олыяз, Пүкәл, Өтернәс, Иләбәр, Эзмә авылларыннан йөреп укыйлар. Тимершык сигезьеллык мәктәбе каршында да кичке мәктәп 1964 елдан эшли башлый. Шәмәрдәндә 1974 елда мәктәпнең яңа бинасы ачыла. 1974-1975 уку елында район мәктәпләрендә белем алучылар саны – 12840ка җиткән, укытучылар саны – 843.
Балалар бакчалары да мәгариф бүлегенә караган һәм алар хакында мәгълүматлар 1980 елдан башлап кына сакланган. Район буенча 1980 елда 31 балалар бакчасында 1660 бала йөргән. 1996 елда балалар бакчасы 48гә җиткән, тәрбияләнүче балалар саны – 2112.
Бүгенге көндә Саба аграр көллияте статусы белән аталучы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче бердәнбер уку йортына да нәкъ менә шушы 1980 елда нигез салына. 1980-1984 уку елларында 875 укучы училище тәмамлый. Бу елларда уку йорты 38нче Саба урта һөнәри техник училищесы исеме белән йөртелә һәм белем алучылар тракторчы-машинист, “В,С” категорияле автомобиль йөртүче, пешекче, комбайнчы белгечлекләре буенча белем ала.
1985нче еллардагы район мәгарифе тарихын күз аллау өчен, шул елларда чыккан матбугаттан алынган мәгълүматлар сөйли: “Соңгы елларда районда урта мәктәпләр саны ике тапкыр диярлек артты. Бүген халык мәгариф системасын 16 урта, 20 сигезьеллык, 50 башлангыч мәктәп, торып һәм читтән торып уку район урта мәктәбе һәм эшче яшьләр мәктәбе (Шәмәрдән эшчеләр поселогында), 104 номерлы урта профессиональ–техник училищесы, 40 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәшкил итә”.
1990 елда барлыгы 94 мәктәп (58е башлангыч, 11е сигезьеллык, 25е урта) эшләгән. Аларда 6476 бала белем алган. 1992нче елда Теләче районы аерылып чыккач, Саба район мәгариф бүлегенә барлыгы 55 мәктәп карый: шуларның 35е башлангыч, 3се сигезьеллык, 17се урта мәктәп. Олы Арташ, Явлаштау, Төбәк мәктәпләре сигезьеллык була. Ул мәктәпләрдә 4477 бала укый.
1995-2005 елларда 104нче һөнәри училищеда 1530 укучы белгечлек алган. 2005 елда училище лицей статусы белән яши башлый. Ә 2009 елның июленнән Саба аграр көллияте буларак укучылар кабул итә.
Еллар узган саен район педагогик контингентның белем дәрәҗәсе нык үсә, бу күрсәткеч буенча район 1995 елларда республикада алдынгы урыннарда бара. Шуның белән бергә һөнәри әзерлек дәрәҗәсе, иҗадилык сыйфатлары арта, укытучының методик һәм теоретик үсешенә таләп арта. “Районыбызның педагогик коллективы 609 укытучыны һәм 284 тәрбиячене берләштерә. “Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы”дигән мактаулы исемгә лаек булучылар шактый. Соңгы елларда хезмәттәшләребез арасында Америка эшмәкәре Джеймс Сорос премиясе, Н.К.Крупская исемендәге премия белән бүләкләнүчеләр булуы да педагогик коллективныж абруен күтәрә. 31 укытучы “Әйдәп баручы”, 227се – “Методист-укытучы”, “Методист-тәрбияче”, 254е – “Өлкән укытучы” категориясендә хезмәт итә”, – дип яза район мәгариф бүлегенең методик кабинет җитәкчесе Ф.Гыйззәтуллина.
– Соңгы елларда районның педагогик коллективы мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре исәбенә үсте. Моны ясле-бакчалар махсус белемле кадрлар исәбенә ныгытылды дип күзалларга кирәк. Сабадагы 2нче, 3нче балалар бакчалары, Иштугандагы ясле-бакча коллективы тәрбия эшен гуманлаштыру программасы буенча эшлиләр”.
Район мәгариф бүлегендә сакланган приказлар кенәгәләре 1938 елдан гына башлана. Приказлар кенәгәсендәге иң беренче язма латин хәрефләре белән язылган һәм беренче имзаны 1938 елның ноябрендә мәгариф бүлеге мөдире Ильин Иван Ильич куйган. 1938 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр 13 мәгариф бүлеге мөдире эшләгән. Иван Ильин (1938 ел, ноябрь), Гайсә Усман улы Усманов (1940 ел, 26 гыйнвар), Ксения Васильевна Ибытаева (1942 ел, 10 сентябрь), Девятвяров (1942 ел, 8 сентябрь), Петров (1943 ел, 12 июль), Федор Степанов (1944 ел), Егоров (1954 ел, июль), Гасыйм Йосыпович Йосыпов (1956 ел, 15 июнь), Әнвәр Садыйкович Садыйков (1964 ел, 2 июль), Н.Г.Гайнуллин (1965 ел, 1 февраль), Халит Хафиз улы Сабиров (1967 елдан), Хәйдәр Фәсхи улы Хисанов (1977 ел, 10 май – 1 март, 1989 ел), Шамил Зиннур улы Зиннуров (1989 ел 1 март – 2010 ел). Әлеге мәгълүматлар район мәгариф бүлеге приказлар дәфтәреннән алынды.
Райондагы педагогик коллективлар көннән көн яңалыкка омтылып яши. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов инициативасы белән Саба аграр көллиятенең тормышы тагын да камилләшә. Аның базасында 2007 елда кадет мәктәбе оештырыла. Кадет мәктәбен тәмамлаган егет-кызлар урта һәм һөнәри белем генә алып калмый, чып-чын ватанпәрвәр булып тәрбияләнә. 2003 елда Сабада 2нче урта гомуми белеем бирү мәктәбе ачыла. Биредә 2006-2007 уку елыннан кадет сыйныфлары укытыла башлый. 1993 елда укучыларның талантын барлау, сәләтләрен үстерү, иҗат, сәнгатьтә тагын да камилләштерүне күздә тотып эшләп килгән Пионерлар йорты балалар ижат үзәге буларак эшли башлады.
Бүгенгенең кадерен белер өчен, үткәнебезне барларга һәм аның истәлекләрен кадерләп сакларга тиешбез. Мәгърифәтле Саба ягының тарихы бик бай. Район мәгариф тарихында да бик күп мәгариф хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте ята. Аларның һәркайсы да укучыларының, бүгенге буынның күңелендә матур хатирә булып яши. Бай тәҗрибәле мәгариф хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән мәгариф тормышы тагын да камилләшүен дәвам итә.
Материал өчен мәгълүматлар «Музейларда тарих эзләре» (авторлары – Р.Сираҗиева, Г.Галимуллина, Р.Сөнгатова) китабыннан, «Җиңү байрагы» һәм «Саба таңнары» газеталарында чыккан язмалардан алынды.
З.Сәмигуллина. “Саба таңнары” №78, 6 октябрь 2010 ел.