Эчтәлеккә күчү

Айдар Беляев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Беляев latin yazuında])
Айдар Беляев
Image
Айдар Беляев Рөстәм Миңнеханов белән
Туган 11 декабрь 1965(1965-12-11) (60 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Вахитов проспекты, Чаллы[1]
Ватандашлыгы Image Россия
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре автоузышчы
Ата-ана

Image Айдар Беляев Викиҗыентыкта

Айдар Рәис улы Беляев (1965 елның 11 декабре, Казан, РСФСР, СССР) — спортчы (автомобиль спорты), Россиянең халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1997), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе иясе (2000), Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре (2011). 1991—2018 елларда «КАМАЗ-Мастер» такымы штурманы[3].

Айдар Беляев 1965 елның 11 декабрендә Казанда туа. 1989 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын тәмамлый.

1991 елда Айдар Беляев «КамАЗ»да фәнни-техник үзәкнең махсус техника департаменты инженер-конструкторы вазыйфасында эшли башлый. Хезмәт эшчәнлеге башланганнан бирле Кама йөк машиналарын халыкара ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә башлый. Аннары магистраль тягачларда шоссе-боҗра узышлары буенча Аурупа чемпионатында катнашкан команданы җитәкли. 1994 елдан соң КамАЗдагы спорт тормышы тулысынча халыкара ралли-марафоннарга әзерләнү һәм анда катнашу ягына үзгәрә. Беляев бу юнәлештә актив эшли башлый. Хезмәттәшләре белән бергә ул спорт машиналарын булдыру белән шөгыльләнә. «Париж-Мәскәү-Улан-Батор-Пекин» маршруты буенча «Мастер-ралли-95» халыкара ралли-марафонында ул техник хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесе буларак чыгыш ясый.

1996 елдан экипаж штурманы сыйфатында чыгыш ясый һәм навигациядә үзенең югары осталыгын күрсәтә.

2002 елда Айдар Беляев катнашында КамАЗ-4911 EXTREME спорт автомобиленең яңа моделе төзелә. КамАЗ-4911да «КАМАЗ-мастер» командасы юлдан тыш ралли буенча дөнья кубогы һәм Дакар узышлары ярышларында алдагы этапларда да җиңү яулый. Хәрби экипаж штурманы буларак Айдар Беляев «Телефононика-Дакар 2003» трансконтиненталь супермарафонының бакыр призёры, 2004 елда әлеге ярышларның көмеш призёры, шулай ук авторалли буенча дөнья Кубогы этапларында күп тапкырлар призёр һәм җиңүче була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Image
    «КамАЗ-Мастер» командасы экипажларына бүләкләр тапшыру тантанасы
    1996 елның 19 октябре — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — автомобиль төзелеше үсешенә, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга һәм Париж-Мәскәү-Пекин маршруты буенча «Мастер-ралли 95» марафонында югары спорт нәтиҗәләренә ирешүгә зур өлеш керткәне өчен[4];
  • 2001 елның 23 июле — Дуслык ордены — физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен[5];
  • 2005 елның 15 марты — Почёт ордены — илнең автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш керткән һәм югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен[6];
  • 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • 2006 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • 2007 — Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе;
  • 2010 елның 7 июне — I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — «Аргентина-Чили» ралли-рейд буенча ярышларда югары спорт казанышлары өчен[7];
  • 2011 — Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре;
  • 2015 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» «ордены;
  • 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
  • 2019 елның 17 июле — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены — «Дакар-2018» халыкара ралли-марафонында «КамАЗ-мастер» командасының җиңүенә зур өлеш керткән өчен[8].
  • 2025 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медалеТатарстан Республикасының сәнәгать потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән, автомобиль спортын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[9].
  1. http://tel09.com
  2. Бизнес Online — 2007.
  3. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В
  4. Указ Президента Российской Федерации от 19 октября 1996 года № 1466 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  5. Указ Президента Российской Федерации от 23 июля 2001 года № 911 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников физической культуры и спорта»
  6. Указ Президента Российской Федерации от 15 марта 2005 года № 289 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников открытого акционерного общества «КАМАЗ», Республика Татарстан»
  7. Указ Президента Российской Федерации от 7 июня 2010 года № 679 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  8. Указ Президента Российской Федерации от 17 июля 2019 года № 337 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  9. Признание заслуг. Республика Татарстан, 27.12.2025