Эчтәлеккә күчү

Дания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дания latin yazuında])
Дания
Image
Image
Илтамга
Шигарь Happiest place on Earth! Edit this on Wikidata
Башкала Копенһаген
Халык саны 5 822 863 (2020) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән Ошибка Lua в Модуль:I18n/complex_date на строке 1381: attempt to call upvalue 'Roman' (a nil value).
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел дания теле
География
ИҖБ Дания кыйраллыгы
Мәйдан 42,925.46 км²
Координатлар 56°N 10°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Фредерик X
Башлык исеме Дания премьер-министры
Хөкүмәт башлыгы Метте Фредериксен
0°0′0″N 0°0′0″E
Икътисад
ТЭП $398 303 million (2021), $395 404 million (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Дания кронасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 7% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.67 (2014)[2]
КПҮИ 0.929 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 80.70488 ел (2016)[4]
Пенсия яше 65 яшь
Джини коэффициенты 27.7 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Электр аергычы төре K төре[6]
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
Телефон коды +45
ISO 3166-1 коды DK
ХОК коды DEN
Интернет домены .dk

Дания (дан. Danmark)Төньяк Европада урнашкан дәүләт. Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре белән юыла. Алманиядән төньякта урнашкан Ютландия ярымутравында һәм шулай ук берничә кече утрауларда урнаша. Ил исеме алман кабиләсенең исеменнән килә – даннар.

Европа берлегенә керә.

Географик мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дания Ютландия ярымутравында, Фюн, Зеландия, Фәлстар, Лоллан, Борнһольм утрауларында урнаша.

Дания — скандинав илләренең иң көньяктагысы, Швециядән көньяк-көнбатышта, Норвегиядан көньякта. Аста көньяк чиге Алмания белән чиктәш һәм аннан төньякта урнашкан зур гына Ютландия ярымутравыннан тыш тагын да 409 утрауны үз эченә ала. Алар арасында Юн, Зеландия, Фаллер, Луллан, Весел-Кертү һәм Борнһольм исемлеләре киңрәк билгеле.

Балтыйк диңгезе һәм Төньяк диңгезе сулары белән юыла.

Даниянеӊ административ корылышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Image
Даниянеӊ административ корылышы
№п/п Регион Мәйдан,
км²
Административ үзәк Муниципалитетлар саны
1 Ховедстаден
(Hovedstaden)
2561 Хиллерёд 29
2 Зеландия
(Sjælland)
7273 Сорё 17
3 Төньяк Ютландия
(Nordjylland)
7927 Ольборг 11
4 Үзәк Ютландия
(Midtjylland)
13 142 Виборг 19
5 Көньяк Дания
(Syddanmark)
12 191 Вайле 22
Гомуми43 09498
Image
Lego элементлары The Lego Group белән эшләнә. Штаб-фатир Билла, Дания.

Дөнья банкы классификациясе буенча Дания - югары үсешле ил гибрид икътисады белән. Бер кешегә эчке тулай җимеш (алу мөмкинлеге паритеты нигезендә) буенча 18 нче урында.

Image
Дания дуңгызчылык буенча Европа Берләшмәсендә алдынгы урында.[8]

1945 елга кадәр сөрүлек булуына сәбәпле Дания аграр ил булган. 2006 елда сәнәгать тармагы иктисадын 25% тәшкил итә, ә авыл хуҗалыгы өлеше 2%-ка кәмегән [8] Зур ролен корыч, металлургия, химия, фармацевтика уйный. Дания азык һәм энергия буенча нетто-экспортёр.

Табигый ресурслары аз булуы сәбәпле Дания иктисады кеше потенциалына таяна. Иктисадын сәламәтләндерү секторы бик зур. Минималь эш хакы юк.

Табигый ресурслары аз булуы булсада Дания үзен тулысынча табигый ресурслар белән тәэмин итә. Сугы елларда Төньяк диңгезнең шельфында, Дания иктисады зонасында карамай табылды. Даниядә карамай шулай ук Ютландиянең көнчыгышында бар. Дания нефтьне, табигый газны җитештерелә. Электр энергиясе җил һәм биоэнергия аша эшләнә.

Экспортның төп продукциясе - машиналар төзү, приборлар һәм еган, азык.

АКШ Даниянең сәүдә балансының 5%-ын тәшкил итә. АКШ Даниягә самолётлар, санаклар(компьютерлар), машиналар сата. Дания АКШ-га сәнәгать еган, химия сәнәгате продукциясе, фармацевтика продукциясен җибәрә.

Даниядә түбән инфляция, банкларда түбән процент ставкалары һәм тотрыклы милли акча. Эшсезлек – 5%.

Транспорт яктан иң күп йөк флот аша тапшырыла. Дания доньяны күп илләр белән бәйләнештә тора. Авыл хуҗалыгы үзгәрелә.

Дания брендлар арасында: MYC4, DONG Energy, "Лего", Maersk, Scandlines. Scandlines оешмасы Данияне Алмания белән, Данияне Швеция белән тоташтырган паромнар хуҗасы елда 167 миллион евро керем күрсәтте. Елынанн утраудан Еман утрауга кадәр бер кичү юл хакы – 12 евро.

Данияне транспорты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

DSB оешмасы - Данияне тимер юлында монополист.

Image
S-tog

Данияне тимер юлларны күп өлеше -"'S-tog"' Копенһаген агломерациясен хезмәт күрсәтеп. Агломерациягә Копенһаген, Иллерен, Кәмпер, Фредерикс, Фарм, Хе-Тосуп һәм Кеге керә.

S-tog системасы озынлыгы - 170 км, 85 станция (1 җир астында). Көн саен S-tog меңләгән кешене ташый. Система DSB оешмасы составында. S-tog системасы маршрутлары:

  • "'A"'
  • "'B"'
  • "'Bx"'
  • "'C"'
  • "'E"'
  • "'F"'
  • "'H"'
Image
Зур Бел күпере
Image
Өресунд күпере — Өресунд богазы аша Данияның (Зеландия утравы) һәм Швецияны элемтәче юл. Балтыйк диңгезе.

Дәүләт гимнының кыска варианты һәм аның тәрҗемәсе

(беренче куплет + соңгы куплетның 4 юлы)

Der er et yndigt land,

det står med brede bøge

nær salten østerstrand,

nær salten østerstrand.

Det bugter sig i bakke dal,

det hedder gamle Danmark,

og det er Frejas sal,

og det er Frejas sal!

Vort gamle Danmark skal bestå

så længe bøgen spejler,

sin top i bølgen blå,

sin top i bølgen blå.

Äy, söyekle Watan!

Tozlı diñgez yarında

bükläreñ tezelep basqan,

tezelep basqan.

Borınğı Danmark ilen,

diñgezdän iskän cilen

Freya yaratqan,

Freya yaratqan!

Mäñge yäşär, urmannar kük,

qödrät alıp, dannar ile,

zäñgär dulqınnardan,

zäñgär dulqınnardan.

Дания Конституциясендә дин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • § 4. Дания халкы чиркәве (лютераннар) Дания дәүләт чиркәве буларак билгеләнә.
  • § 6 Дания монархы (2024 елдан Фредерик X[9]) дәүләт чиркәве әгъзасы булырга тиеш.
  • § 67 дин иреген гарантияли.

Ил халкының (5 511 451 кеше) 81,5 % ы (4 492 121 кеше) — Дания дәүләт чиркәве (Дания халкы чиркәве, лютеранлык), 0,6 % ы католиклык тарафдары.

Ил халкының 5,40 % ы (313 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[10].

Будда диненең ил буенча 20 мең тарафдары бар.

Даниядә Тамил чыгышлы 7 500-8000 Һинд дине тарафдары яши.

  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. http://hdr.undp.org/en/data.
  4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  6. "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  7. "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  8. An Overview of Danish Pork Industry: Integration and Structure 2016 елның 4 март көнендә архивланган by Karen Hamann – The Institute for Food Studies & Agroindustrial Development. Access date: 23 July 2012.
  9. Фредерика X провозгласили королем Дании. ТАСС, 14.01.2024(рус.)
  10. Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган(ингл.)

Ошибка Lua в Модуль:External_links на строке 666: attempt to call field 'getRefHtml' (a nil value).