Эчтәлеккә күчү

Сөннәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөннәт latin yazuında])
Сөннәт
гарәп. السنة
Сурәт
Автор Мөхәммәт пәйгамбәр
Әсәр яки аның атамасы теле гарәп теле

Сөннәт (фар. سنت сөннәт[1], гарәп. سنة сөннәһ, бор. төрк. oruq (~урык)[2]) — Ислам хокукында Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләре һәм гамәлләре, ягъни хәдисләре. Ул шәригатьтә Коръәннән соң икенче урында тора. Пәйгамбәр галәйһиссәләм сөннәткә төп-төгәл иярергә куша.

Сөннәтнең икенче төрле мәгънәсе — мәҗбүри булмаган, ләкин хупланылган гамәл. Риваятьләр буенча, Мөхәммәд эшләгән гамәлләр (меиб).

Сөннәт ике өлештән тора:

Сөннәт һәм Коръән

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөннәт һәм Коръәннең бәйләнеше мәсьәләләре дин нигезе буенча язылган хезмәтләрдә мөһим урын алып тора. IX–X гасырларда фикһ нигезләре буенча хезмәтләрдә Коръән һәм Сөннәттән башка чыганакларны кулланылу мөмкинлеге соравы тикшерелә.

Сөннәт Коръәндә «хикмәт» сүзе астында искә алына. Шулай ук анда пәйгамбәргә буйсыну, иярү, аңа карышмау әмерләре бар.

Image Төп мәкалә: Бидгать

Бидгать - дингә кертелгән яңалыклар, сөннәткә капма-каршылыкны аңлатучы термин. Бидгать зур гөнаһлардан санала.

  1. Сөннәт — 1) гадәт; 2) Мөхәммәтнең сүзләре, эшләре. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 534.
  2. https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]